- урам
- I. 1. Гадәттә ике яклап рәттән тезелеп киткән йортлар арасында җәяүлеләр, атлылар, машиналар һ. б. йөрү өчен булган озынча ачыклык, юл. Уртасыннан шундый юл үткән янәшә йортларның ике рәте. Шундый ике рәтнең йортларында яшәүчеләр 2. с. Урамдагы, урам хәрәкәтенә бәйле булган; урамга чыга торган урам ишеге 3. Бинадан тыштагы урын, ачык һава чәйдән соң урамга чыктык. УРАМ АВЫЗ – Гайбәт сөйләүче, уйламыйча юк-бар сөйләүче. II. УРАМ – Тигез итеп уралган, чорналган җеп, тимерчыбык һ. б.
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.